erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Diamond Princess лайнерыннан хастаханәгә китерелгән пациентлар үзләрен яхшы хис итә

Пациентлар белән эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренең дә сәламәтлеге контрольдә.

Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә алар өчен уңайлы шартлар тудырылган.

 (Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Diamond Princess лайнерыннан Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы.  «Безнең хастаханәгә китерелгән сигез кешенең сәламәтлеге хакында әйткәндә, барысының да температуралары нормада. Аларга көн саен лаборатор контроль үткәрелә. Барлык пациентларның да хәле яхшы. Алар өчен хастаханәдә барлык уңайлы шартлар да тудырылган», - дип белдерде хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның сүзләренчә, пациентлар белән эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренең дә сәламәтлеге контрольдә. Табибларның кирәкле барлык шәхси саклану чаралары да бар, аларның бөтенесе дә медицина күзәтүе астында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X