erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшмәкәрләргә ярдәмгә

Пандемия чикләүләре чорында эшмәкәрләргә һәм коммерциянеке булмаган оешмаларга аеруча авырга туры килде.

Аларга финанс ярдәме күрсәтү йөзеннән хөкүмәтебез ярдәм күрсәтү программаларын яңартты һәм яңаларын барлыкка китерде. Бу хакта тулырак мәгълүмат җиткерү максатыннан без Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фондының Арча районындагы төбәк  вәкиле Лилия Сафиуллинага мөрәҗәгать иттек.

  – Лилия Рафаилевна, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән пандемия чикләүләре нәтиҗәсендә кыенлык кичергән эшмәкәрләргә еллык 1 процентлы микрозаем бирелә. Бу турыда аңлатып китсәгез иде.

– Әйе, әлеге 1 процентлы микрозаем сәүдә белән шөгыльләнгән эшмәкәрләргә фондтан бирелә. Тик барысына да түгел. Кемнәргә кагыла соң? Җиңел машиналар, автомобиль детальләре, мәдәни-күңел ачу юнәлешендә кирәкле әйберләр, махсус кибетләрдә төрле товарлар, көнкүреш товарлары сатучыларга, махсуслаштырылган кибетләрдә (палаткалар) сатучыларга һәм башкаларга. Кызыксынучылар булса, бездә исемлек бар. Шулай ук аны күргәзмәләр, күңел ачу, физкультура-спорт чаралары оештыру, музей эшчәнлеген киңәйтү, кинофильмнар күрсәтү өчен дә алырга була. 

– Микрозаем күпме срокка бирелә?

– Ике елга. Шушы ике ел эчендә эшмәкәр үз кул астында эшләгән хезмәткәрләрнең 90 процентын саклап калырга тиеш.

– Саклап кала алмаса? Һәм сез аны каян белә аласыз?

– Эшмәкәр ярты елдан ярты елга исәп-хисап тота. Хезмәткәрләрен саклап кала алмаган очракта 1 процент 5 процентка күтәрелә.

– Районда алалармы соң?

– Әлегә юк. Алып барган эшләре микрозаем таләпләренә туры килми. Аннан микрозаем 1 миллион сум күләмендә бирелә, ә кешеләргә 2 яки 3 миллион сум кирәк.

– Кызыксынучылар табылса, аларга кая килергә яки кемгә мөрәҗәгать итәргә?

 – Миңа шалтыратсыннар. Телефоным 89274015148. Кайнар линиягә чыгарга мөмкин – 2229060. Микрозаем алырга теләүчеләр булса, аларга документларының төп нөсхәләрен сканлаштырып, Фасттрек.РФ (русча җыярга) порталына җибәрергә кирәк. Алып барып йөрисе юк. Шунда ук җавап та килә. Килешенгән очракта минем белән элемтәгә чыгалар.

– Кайбер эшмәкәрләргә түләве кыенга туры килүе бар. Ул очракта нишләргә?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ярты елда түләве кыен булса, 6 айга кичектереп торырга була.  Ягъни, эшмәкәр 6 ай дәвамында алган суммасының процентын гына түләп бара. Фасттрек.РФ порталында шуңа кагылышлы сорау була. Кичектерү кирәк икән, җавап итеп төймәгә генә басарга кирәк. Калган сумма ел ярымга тигезләп бүленә.

– Заявкалар бирү вакыты бармы?

– Әйе. 1 ноябрьдән 30 декабрьгә кадәр кабул ителә.

– Шартлары нинди инде?

– 300 мең сумга кадәр алганда, залог яки поручитель, 300 мең сумнан артса, икесе дә кирәк. Залог суммасы җитмәсә, гарантия фонды 50 процентына поручитель була. 0,5тән алып 1гә кадәр процент белән.

– Кире кайтарылмый торган субсидияләр дә бар бит әле. Алары кемнәргә һәм нинди очракта бирелә?

 – Ул коронавирус чорында зыян күргән эшмәкәрләргә һәм аның эшчеләренә бирелә. Татарстан Республикасындагы минималь хезмәт хакы (12792 сум) күләмендә. Шулай ук зыян күргән эшмәкәрләргә банкларда ФОТ 3.0 кредиты алырга була. Еллык 3 процент белән. Беренче яртыеллыкта бөтенләй түләмиләр, аннан 7нче айдан алып бер ел эчендә түләп бетерергә тиешләр. Узган ел ФОТ 2.0 алганнарга да ФОТ 3.0 кредиты бирелә. Моның белән 30лап банк эшли. Бездә – “Саклык банкы”, “Ак Барс Банк”.

– Аны алуның да үз шартлары бармы?

– Бу очракта да 90 процент эшче урыннарында сакланып калырга тиеш.

– Үзмәшгульләргә ярдәмнәр караламы?

– Аларның үз микрозаемнары бар. Пандемия чикләүләре белән бәйле түгел. Даими бара. Еллык 5,5 процент белән. Ике елга. Шул ук шартларда. 500 мең сумга кадәр алырга була. 100 мең сумнан башлап залог һәм поручительләр кирәк була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X