erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үгез-Елга авылы үзешчәннәре Шушмабаш авылында кунакта

2 нче ноябрь көнне Шушмабашка Үгез- Елга үзешчәннәре “Элек һәм хәзер” дип аталган концерт программасы эзерләп   алып менделәр.  Концерт Үгез-Елга авылының үткән тормышын сурәтләү белән башланып китте, ә  ахырдан авыл әбиләре дә “инстаграмга кереп чумды”.

                                        Элек һәм хәзер.

Тау башында үскән каеннарга карап,

Эчтән генә салмак бер җыр җырлап,

Кайтып барам туып-үскән авылым

Үгез- Елга урамнары буйлап. (Рамилә Антонова)

Үгез- Елга Арча районындагы иң кечкенә авылларның берсе саналса да, элек халкы  бер генә бәйрәмне  дә үткәрми калмады. Мәдәният йортында Рәзинә Тазиева җитәкчелек иткәндә, авыл яшьләре театр куярга, хәтта, күрше авылларга йөрде.  Кызганыч, хәзер андый күңелле чаклар тарихта гына калды,  чөнки авыл уртасындагы клуб бинасы искереп ябылды.

Соңгы елларда бәйрәмнәрдә күрше  авылга менәргә ияләндек. Авыл халкы җәй көне Мөкәррәмә апа ярдәме белән төзеләндерелгән чишмә ачу тантанасына  җыелган иде.   Бу юлы Шушмабаш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Динә Габделхаковна авылдашларның берләшүенә сәбәпче булды.

-Әйдәгез,  Шушмабашка концерт әзерләп меник әле!”- дигәч, бераз шүрләп тә калган идек. Әмма арабызда Рамилә кебекләр булганда куркырга кирәкми икән.  Теләк кенә булсын, җыелыр урын да табыла: бер көнне берәүдә, икенче көнне  башкада концертка әзерләнү башланды.

2 нче ноябрь көнне Шушмабашка Үгез- Елга үзешчәннәре “Элек һәм хәзер” дип аталган концерт программасы эзерләп   алып менделәр.  Концерт Үгез-Елга авылының үткән тормышын сурәтләү белән башланып китте, ә  ахырдан авыл әбиләре дә “инстаграмга кереп чумды”.

Матур итеп бизәлгән сәхнәдә Давлетшин Мәгсүт абый армия сафларыннан кайткан авылдашыбыз Низамов Илнарны  дога белән каршы алгач, җырын сузып җибәрде.

Ике сәгатьтән артык барган концертта  җиде яшьлекләрдән  алып җитмеш яшендәге абый-апалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Фәрит Хасанов  һәм Рамилә Антонова үзе иҗат иткән шигырьләре белән концерны  матур итеп алып барды.

Әлеге  чарага катнашыр өчен Чаллы, Казан шәһәреннән, Балтачтан, Акчишмә,  Пөшәңгәр авылларында  яшәүче авылдашлар җыелган иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәр гаилә бик теләп катнашты. Авылда Гәрәфетдиннәр нәселе элек-электән   җырга- моңга гашыйк.   Унбер баланың җидесе  авыл данын якларга кайткан. Гөлбану, Гөлсинә, Гөлнур, Гүзәл, Наилә апаларның, Рүзәлләрнең матур җырлары  бәйрәмгә ямь  өстәделәр.

Өлкәннәрне яшьләр  чыгышы, ә аларны  Камилә һәм Риназ кебек балалар алыштырды. Кечкенә генә Үгез- Елга авылында шундый сабыйлар булуы сөендерә.

Концерт  кызыклы хәлләр, төрле халык биюләре белән үрелеп алып  барылды.  Авылыбызның гармунчылары Рәҗәп абый, Әнисә, Раилә, Гөлшат апалар моңлы көйләрен  суздылар.

Алып баручылар авылның иң өлкән буын вәкилләрен- 35 ел ел клуб мөдире булып эшләгән Флера апа  белән тыл ветераны Махирә апаны да онытмаганнар, видео аша аларның теләкләрен яшьләргә юлладылар.

 Рамилә әйтеп узганча, һәркем шагыйрь була алмый, моның өчен илхам кирәк. Ә арабызда андый кешеләр дә бар икән.  Авылда туып- үсеп, хәзер Каратайда яшәүче Рузәлия апа һәм Казан шәһәреннән кайткан Зөлфия апа үзенең хисләрен шигырь юлларына салып җиткерделәр .

Кайчандыр үзебезнең авылда яшәп, читкә таралган авылдашларның тамаша карарга   килүе сөендерде, димәк, туган авыл онытылмый.

Концерт барышында авыл яшьләренә карап сокланып та, горурланып та утырдым. Шундый бердәм булып яшәүгә ни җитә бит!

Әлеге матур чараны оештырган өчен авылдашларга, Рамиләгә, Динә апага зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Киләчәктә дә аралашып яшәсәк иде.

 Кемнеңдер чакыруын көтмичә, җәйге матур кичтә, бәлки, тагын бер кат җыелып, авыл көнендә очрашырбыз дигән теләктә калабыз.

                                                                                       Р. Ахмадуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X