erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гүзәл, Ләйлә, Минзилә, Назлыгөл – чемпионнар!

Арчаның “Алсу” кызлар КВН командасы Казанда узган финал уенында җиңеп, республика татар лигасы чемпионы булды. Бу хәбәр яшен тизлеге белән безгә килеп иреште. Икенче көнне чемпион кызларыбыз белән редакциядә очраштык.

 

Менә алар безнең каршыда утыра. Көтелмәгән шундый уңыштан соң әле аңнарына да килеп җитмәгәннәр. Йөзләрендә  шатлыклы елмаю балкый.

– Без җиңү өчен дип бармадык, көчебезне сынап карыйсы килде. Беренче тәҗрибәбез уңышлы чыкты. Хәзер горурланабыз. Гап-гади дүрт авыл кызы команда туплап районыбыз данын яклый алдык, – диде араларындагы иң үткене, сүзгә иң остасы Минзилә Миннегулова.

Минзилә Саба кызы. Калган өчесе белән дә танышып китик. Назлыгөл Нәкыйпова Балтач районыннан, гаиләләре белән укытучылар. Гүзәл Закированы Арчада күпләр белә, аеруча яшьләр. Ул безнең җырчы сандугачыбыз. Ләйлә Закирова да Арчадан. Барысы да Арча педагогика көллиятендә 4 курста укый. Гүзәл музыка, калганнары башлангыч сыйныф укытучылары әзерләү бүлегендә. Төрле төбәктән булсалар да аларны КВН берләштергән. Моңа кадәр дуслар да булмаганнар, югыйсә.

Узган ел апрель аенда көллиятнең актив студентларын Мәдәният йортына җыялар да, КВН командалары тупларга кушалар.

– Мин бер күз йөртеп чыгу белән нишләптер бу кызларга тукталдым. Алар да ризалашты. Районда сайлап алу турында җиңеп чыгып, Гран-при алдык һәм май аенда үтәчәк зур фестивальдә катнашу хокукын яуладык. 26 команда арасыннан (Мәскәүдән, Башкортстаннан да командалар бар иде) чирекфиналга, ярымфиналга үттек. Ахыр чиктә иң яхшы биш команда арасына кердек, – диде Минзилә. – Финал ярышларына әзерлек Казанда барды. Биш көн дәвамында безне өйрәттеләр. Бергәләп сценарийлар төзедек. Көн, төн дияргә була шунда яттык. Анда тору өчен мөмкинлекләр тудырган, безгә һәрдаим ярдәм итеп торган район, көллият җитәкчеләренә, безгә чын КВН серләрен төшендерүчеләргә, шулай ук безнең өчен җан атып, борчылып, киңәшләрен биреп торган әти-әниләребезгә рәхмәтебез чиксез зур.

– Ни өчен командагызга “Алсу” дигән исем куштыгыз?

– Без бит кызлар. Кызлар матур була. Алсу да алсу йөзле, матур, чибәр дигән мәгънәгә ия. Башта татарча исем кирәк түгел дигәннәр иде, аннан калдырдылар тагын. КВНның максаты да – яшьләрне берләштерү генә түгел, телебезне баету, саклау, – дип аңлатты Минзилә. – Сәхнәдә чыгыш ясарга туры килсә дә, мондый зур бәйгеләрдә катнашкан булмады. Чемпион исеме яулагач, күңелләр күтәрелеп, үсәсебез, үзебезне күрсәтәсебез килү теләге туды. Без хәзер кечкенә генә булса да тәҗрибә тупладык һәм шундый фикергә килдек – тормышта югары үрләр яулыйсың килсә, курыкмаска, оялмаска, төрле яктан үзеңне сынап карарга кирәк икән.

– Бездә дә КВНнар үтә. Дөрес оештырыламы?

– Юк. Кыска, озынрак икән, “шартлатырлык” юмор булырга тиеш. Югыйсә, аның бер кызыгы калмый. Һәр чыгыш тормыштан алынган актуаль һәм юмор белән бәйләнгән булсын. Мәсәлән, “мин авылга эшкә кайтам, миңа миллион сум, грант бирәләр, диде беребез. Икенчебез шуны эләктереп алды да: юләр, миллион сум булса, мин “Гранта” түгел, “Ауди” алыр идем, дип җавап кайтарды. Аннан составны дөрес сайлау да роль уйный. Безнең командада, мәсәлән, Гүзәл җырлый, Назлыгөл комик, аңа карагач ук көләсе килә, сөйләшергә дигәндә миңа куш, ә Ләйләбезнең фигурасы ни тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Видеолардан күргәнчә, сез танылган җырчылар белән дә чыгыш ясадыгыз?

– Әйе, шундый бирем бар иде. Ул җырчылар белән үзебез сөйләшергә һәм чакырырга тиеш. Ярымфиналда Фирдүс Тямаевны, финалда Рөстәм Закировны үз командабыз составына алып тордык, – диделәр кызлар.

Гүзәл, Ләйлә, Минзилә, Назлыгөл белән көннәр буе туктаусыз сөйләшеп утырырга булыр иде. Аларның уңышларына аптырамадым да. Бу – чын команда.

– Төрле чаклар булды. Әйткәләшеп тә алгаладык. Әмма хәзер без аерылмас дуслар. Дуслык шундый чакта сынала икән, – диде Минзилә.

Арчаның педагогика көллияте базасында оешкан районның иң шаян һәм тапкыр “Алсу” кызлар командасын әлеге зур җиңүләре белән ихластан тәбрик итәбез! Аларга яңа җиңүләр телибез.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X