erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә бүген Ирек Исмәгыйлев белән хушлаштылар

Сүзебез дога булып барып ирешсен.

Бүген Яңа Кенәрдә заманында теш табибы, Яңа Кенәр участок хастаханәсенең баш табибы булып эшләгән Ирек Исмәгыйлев белән хушлаштылар.  Кинәт вафат була. "Ай, башым дигән дә, китеп тә барган", - диләр. Кичә була бу хәл. 2022 елның декабрендә 71 яшь тулган. Мәрхүмне бүген Яңа Кенәргә җирләделәр. Авыр туфрагы җиңел булсын. Әйбәт кеше иде, бөтен Яңа Кенәр елады, диделәр.  Матур итеп шигырьләр язар иде. Аның җырлары да бар. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Ә хәзер, әйдәгез, Ирек Исмәгыйлевның шигырьләрен укыйк.

 Гашыйклар яза шигырьне...

Шигырь язу берни тугел,
Гашыйк булырга кирэк.
Гашыйк булырга сэлэтле,
Кешелэр никтер сирэк.

Телэккэ килучелэр куп,
Ярата белгэннэр аз.
Дөньялар узгэрде ахры,
Кешедэ кимеде наз .

Гашыйк булмый торып кына,
Булмый ул шигырь язып
Бары гашыйк булгач кына,
Табыла жанга азык.

Шагыйрьлэр гашыйк тормышка,
Жэйгэ, кышка hэм язга.
Көзен сары яфракларга,
Сөйгэне биргэн назга.

Кышын кубэлэктэй очкан,
Йомшак яуган ак карга.
Иртэн искэн жылы жилгэ, 
Сызлып аткан ал таңга.

Кышын шартлаган салкынга,
Котырган буранга да.
Көзен узэклэргэ уткэн,
Салкын жил, яңгырга да.

Шагыйрь гашыйк булып яши
Дөньяның бар хэленэ.
Чөнки салкын кыш артыннан,
Жир йозенэ яз килэ.

Тормыштагы авырлыклар,
Куркытмыйлар шагыйрьне.
Ышана ул, көтеп яши,
Кыштан сон, яз килуне.

Кыштан сон, яз килми калмый,
Жир кумелэ чэчэккэ.
Кояш жылы нурын сибэ,
Ямь биреп килэчэккэ.

И. ИСМ. И.
Иске елны калдырып,
Ян,а елга керэбез.
Гуя иске кулмэк салып,
Яңа кулмэк киябез.

Куанабыз нидер көтеп
Шатлана безнен куңел.
Уйласаң иске елы да,
Ташлап китэрлек тугел.

Тэм таптык без эшебездэн,
Хезмэт хакын бирделэр.
Мактап та алдылар кайчак,
Тырышканны курделэр.

Купме көннэр, купме еллар,
Артта калган иске дип.
Алар "иске" булсалар да,
Бик кадерле еллар бит.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Искэ алмыйк хэсрэтлэрне,
Булдылар алары да.
Жиңеп чыктык без аларны,
Бик авыр булсалар да.

Иске дисэк тэ иске ел,
Бетмэгэн эле тузып.
Саклансын куңел турендэ,
Якты истэлек булып...

И. ИСМ. И.

Яши башлагач яшэлэ,
Алга карап, ашыгып.
Агасын тормыш юлының
Агымына кушылып.

Карамый алны вә артны,
Урмэкчедэн курмэкче.
Тартасың тормыш арбасын,
Сөртенеп егылганчы.

Егылгачтын куз ачыла,
"баш китми" ул егылгач.
Артка эйлэнеп карыйсың,
Барыр юл кыска калгач.

Кемнедер бэхетле иткэн,
Балалар да устергэн.
Кешелэр өчен яшэгэн,
Э узен нэрсэ кургэн?

Гаеп итмэгез кешене,
Ни уйлый шуны кылсын.
Ул сезгэ зыян китерми,
Тели - бэхетле булсын...

И.ИСМ.И.
Кайтып ачып кергэчтен,
Туган йортның капкасын.
Әйтерсең лэ балачакка,
Яшьлегеңэ кайтасың.

Елмаеп каршы алалар,
Өйдэ өчпочмак исе.
Эти-эни исэн - саулар,
Йөрэктэ шатлык хисе.

Озын гомерле булыгыз,
Авырмагыз hичкайчан!
Эти-эни, бэгырьлэрем,
Мин сезне сагынып кайтам.

Тормышым читтэ булса да,
Куңелем сезнең белэн.
Сез дэ бит мине уйлыйсыз,
Бик сагынасыз, белэм...

Ярый эле ара якын,
Еш курешеп торабыз.
Ни эшлэр идек эгэр менэ,
Ерак булса арабыз.

Эти-эни исэн булу,
hэркем очен бэхет ул.
Беркайчан да озелмэсен,
Безнен арабызда юл !

И.ИСМ.И.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X