erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшьлекләр кабат чәчәк атканда

Сайлап алынганнар гына килде

Узган шимбәдә Балтач районы Шода авылында үзешчән театр коллективларының төбәкара милли URAM ТЕАТРЫ фестивале үтте.

Табигать кочагында, Мирхәйдәр Фәйзи  музей-йорты ишегалдында оештырылган ул. “Халкым рухын киләчәккә илтер, Театр..." дип исемләнгән төбәкара милли URAM ТЕАТРЫ фестивалендә үзешчән театр колективлары катнашкан. “Арчаның “Җидегән чишмә” Арча халык театры да әлеге фестивальгә чакырылган. Бу хакта мәгълүматларны безгә театр җитәкчесе Рамил Мөхетдинов җиткерде.

– Ни өчен бу фестиваль Шодада үтте? Һәм ул әле беренче генә тапкыр үткәреләме? Моңарчы ишетелгәне юк иде.

– Шода авылында танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзи  музей-йорты бар. Шодалар урам театры буенча грант отканнар. Шуның кысаларында әлеге чараны үткәрергә уйлаганнар.

– Бу фестиваль ничек узды? Аңа кемнәр чакырылды?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Фестиваль онлайн-форматта үтте. Без Ф.Абдуллинаның “Яшьлекләр кабат чәчәк атканда” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакльнең видеоязмасын җибәрдек. Урам фестиваленә беренче өч урынны яулаган коллективларны чакырдылар.

– Димәк, “Җидегән чишмә” җиңүче булды?

– Әйе, безнең коллектив беренче урынны алды. Гран-прига Карадуган халык театры ия булды. Моннан тыш театрның аксакалы, кырык елга якын гомерен шушы театрга багышлаган Харис Сафинга “Иң яхшы ир-ат роле”н башкаручы исеме бирелде. Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырылды.

– Фестиваль программасы нәрсәләрне үз эченә алган иде? 

– Җиңүче коллективлар ачык һавада спектакльләреннән өзекләр, ә Карадуган театры тулысынча спектаклен күрсәтте. Моннан тыш Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Резеда Сәлахова сәхнә осталыгы буенча осталык классы үткәрде. Грим салу буенча да өйрәтүләр булды. Бик ачык каршы алдылар. Фестиваль дә югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Тәҗрибә уртаклашу өчен бик күркәм чара булды ул. Театр коллективын җиңүләре белән чын күңелдән котлыйм, иҗат уңышлары телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X