erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илсөя кыз бала табарга әзерләнә?

Ике метрлы улы булган 40 яшьлек хатын кемгә кирәк?

- Минем хыялым – кыз бала табу. Әмма минем аны гаиләле килеш табасым килә. Баш миеңне кабызасың да, кайда соң туры килердәй зат, дисең. Менә шулай кызсыз калдым бугай инде. Кемгә кирәк 2 метрлы малае булган 40 яшьлек хатын? Әле ул – артист-хатын! Холык та бар (көлә). Миннән бик күпкә көчлерәк кеше булырга тиештер ул булса да, - ди ул "ВТ" хәбәрчесенә.

—Яшь кызларның кияүгә чыгасы килми хәзер.

— Аңлыйм мин сине, килешәм (көлә). Минем тирәмдә синең сыман уйлаучылар бик күп. Бу – мәңгелек сорау, нәрсә дип аңлатырга да белмим. Бер яктан, әллә үзебез артык көчле булып кыланганга ирләр шундыйга әйләндеме икән, дим. Икенче яктан – бер әйтәсең, ике, өч… Аннан үзең тотынасың инде. Хөрмәтсезлеккә түзеп торасы килми ул. Ирләрнең дә төрлесе бар хәзер. Берәүләре көн-төн спорт белән шөгыльләнеп, фигура артыннан куа. Икенчеләре компьютерга кереп киткән. Аларның уенда кызлар юк. Өченчеләре исә матди яктан хәлле хатыннарга «кияүгә чыга». Бар инде аның «нормальныйлары» (көлә). Бар ул мәхәббәт! Юк, димик. Әмма, бәлки, гомер буе бер-береңне газаплап яшәгәнче, аерылуың хәерледер дип тә уйлыйм.

— Көчле сез.

— Һич юк. Беләсеңме, салют аттырганда, мин елыйм. Миңа ул бик матур булып тоела да, елый башлыйм. Онытылып песи балалары белән уйныйм. Менә мин сиңа үзем турында бер факт әйтәм: минем беркайчан да бөҗәк үтергәнем булмады! Кешеләр тоталар да шап итеп үтерәләр. Ул бит җан иясе! Бәлки, ул баласына ашарга эзләргә чыккандыр? Илфак мәрхүмкәем белән яшәгәндә дә 16 фатир алмаштырдык без. Андагы тараканнар! Яшермим: агуын-ниен сиптерә идем. Әмма максатчан килеп, сытып үтерә алмыйм! Көчле хатын мондый булмый!

Фото: artistlar.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Ils-ya-kiz-bala-tabarga-zerl-n-321757/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X