erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иммунитетың ныкмы?

Соңгы вакытта күпләр үзенең яшәү рәвеше, иммунитеты хакында уйлана башлагандыр. Тик ни кызганыч, бүгенге заман кешесенең имунитеты идеалдан ерак.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, кешеләрнең нибары 10%ы бөтен авырулардан диярлек яклый торган көчле иммунитет белән мактана ала. Тагын 10%ы тумыштан килгән иммунодефицитка ия – бик еш авырый. Калган 80%ының иммун системасы көче яшәү шартларына һәм рәвешенә бәйле. Начар экология, дөрес булмаган туклану, яман гадәтләр, даими стресс – барысы да организмның хәлсезләнүенә китерә.

Зарланырга яратсак та, тук һәм ваемсыз тормышка күнегеп беткән идек шул. “Химия” икәнен белә торып, кибеттән теләсә нәрсә алып ашыйбыз, пульт читтәрәк калса, аны торып алырга иренеп, телевизор ни күрсәтә, шуны карап диванда ятабыз... Күзләрне чекерәйтеп, аркаларны бөкерәйтеп, компьютер алдына утырабыз да интернет аша күршеләргә сәлам юллыйбыз...

 Дөньядагы хәлләр Аллаһ тәгаләнең: “Мин биргән гомерне зая уздырмагыз, уяныгыз, кешеләр!” дип кисәтүедер бәлки... Ә бит кешеләр чыннан да сискәнеп китте. Димәк, уянырга һәм кулдан килгәнчә тормышбызны яхшы якка үзгәртеп, иммунетитны ныгыта башларга вакыт!

1. Туклану. Үзебездә үскән яшелчә-җиләк җимешне мөмкин кадәр күбрәк ашарга тырышыгыз, артык майлы ризыклардан баш тартыгыз. Иммунитет ныгытуның бер яхшы ысулы – киптерелгән җиләк-җимеш, бал, чикләвекләрдән катнашма ясау.
Эчемлекләргә килгәндә, үлән чәйләре, җиләк-җимеш (карлыган, кура җиләге, бөрлегән, гөлҗимеш) чәе эчегез.

2. Физик активлык. Физик күнегүләр ясагыз. Карантин вакытында фатирларыннан чыга алмаган кешеләр тәрәзәләрен ачып куя ала. Йөгерү дә – спорт, акрын гына атлап бару да – спорт. Физик күнегүләр сәламәтлекне ныгыту белән беррәттән, кәефне дә күтәрә.

3. Кояш яктысы. Кояш – яшәү чыганагы, аның нурлары астында булу тынычландыра, кәефне күтәрә.

4. Су. Чиста су тиешле күләмдә эчелгәндә иммунитетың сиңа рәхмәт әйтер.

5. Йокы. Төннәрен йокысыз уздыручы кешеләр авыруга тиз бирешүчән була. 3 тәүлек рәттән юньләп йокламаганда организмның вирусларга каршы торучанлыгы 30 %ка кимүе расланган.

6. Тынычлык. Стресслар – иммун системасының дошманнары. Үзегезне тынычландыра торган шөгыль табыгыз: китап укыгыз, бәйләм бәйләгез, рәсем төшерегез һ.б. Үз бакчасы булганнарга бу уңайдан җиңелрәк– бакча мәшәкатьләре башлана!

7. Җылы ванна. 38-40 градус җылылыктагы суда тән изри, кан тамырлары киңәя, кан әйләнеше яхшыра, ә димәк, иммун системасына да яхшы тәэсир итә.

8. Контрастлы душ. Иртәнге зарядкадан соң контрастлы душ керүдән дә шәбрәк нәрсә була алмый! Әмма моңа акрынлап күнегергә кирәк.

9. Мунча. Атна саен мунча керегез!

 

Яшь әти-әниләр өчен әйтелгәннәргә өстәп тагын берничә киңәш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иммунитетын күтәрәм диеп балаларыгызга кирәксез, файдасыз, ә кайвакытта, хәтта, зарар китерә торган чаралар кулланудан баш тартыгыз. Баланың иммун системасы дөрес эшләсен өчен бары тик шушы 10 гап-гади кагыйдәне үтәү җитә:
1. Чисталыкка - "ӘЙЕ", ә стерильлеккә - катгый "ЮК"!
2. Артыгын ашауга, чамасыз күп ризыкка, аппетитсыз ашауга, көчләп ашатуга - катгый "ЮК"!
3. Өйдәге һаваның артык җылы булуына һәм тузанга - "ЮК"! Өйдәге чисталыкка һәм температурага игътибарлы булу - еш җилләтү, һава алмаштыру, тузан сөртү – мәҗбүри!
4. Физик активлыкка - "ӘЙЕ"!
5. Саф һавага - "ӘЙЕ", ә өйдә телевизор-компьютер алдында утыруга - катгый "ЮК"!
6. Баллы ризыкларга, күп шикәргә - "ЮК"!
7. Салкын эчемлекләргә - "ӘЙЕ"! Балагызга курыкмыйча салкын су һәм сөт ише эчемлекләрне бирә аласыз, бу - чыныктыра.
8. Балагызның регуляр рәвештә "тышкы чыгу"ына игътибарлы булыгыз.
9. Баланы дару белән дәвалау - бары тик дарудан башка авыруны җиңеп чыга алмауга инанганнан соң һәм табиб кушуы белән генә. Һәм кулланган даруларның эффективлыгы исбатланган булырга тиеш.
10. Әти һәм әни белән күбрәк вакыт уздыруга - "ӘЙЕ", ә смартфоннарга - "ЮК"!

 

Автор : Ибрагимова Эльмира

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Yash--r-veshe--m-immunitet-hakinda-uylanirga-vakit-190441/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X