erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Исән-имин эшлик!

17 майда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларының азык әзерләүгә әзерлеген кабул итте.

“Яңарыш“ ширкәте  җитәкчесе Илгизәр Садыйков: “Без азык әзерләү дип түгел, ә азык җитештерү дип сөйләшәбез. Чөнки безгә  яхшы сыйфатлы азык кирәк“, – диде. Бар техника әзер, механизаторлар җитә. Түләү бәяләрен дә арттырганнар. Хәзерге вакытта тәүлеккә 37 тонна сөт савалар.
“Игенче“ ширкәтендә дә әзерлек яхшы. “Иң мөһиме – куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау“ , – диде  “Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.


Нет комментариев