erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Италиядән кайтып, ярты авылны коронавирус белән чирләткән

Украинада яшәүче бер хатын авылдашларына коронавирус йоктырган өчен тезләнеп гафу үтенгән.

Әлеге ханым Черновицк өлкәсенең Коленковлар авылыннан. Күптән түгел ул Италиядә йөреп кайткан, әмма үз-үзен изоляцияләмәгән, берни булмагандай йөргән. Нәтиҗәдә, COVID-19 балаларына һәм оныкларына йоккан, шулай ук, авылында 14 кеше, шул исәптән авыл башлыгы да чирләгән. Хәзер авылдашлары аны янап куркыталар икән. Хатын бу хәлгә түзә алмыйча, видео яздырткан:
«Сез минем өемне яндырырга телисез икән дип ишеттем, балаларымны, оныкларымны да кыйныйбыз, дисез. Мин бүген дәваханәдән терелеп кайттым. Балаларым да савыктылар. Барыбыз да исән-саубыз. Теләсәгез, мине үтерегез, әмма, зинһар өчен, балаларыма тимәгез инде! Мин сездән гафу үтенәм". Бүтән Италиягә бармаска ант итәм, тик кичерә күрегез мине", - дип ялварган тезләнгән килеш. Видеосы монда .
Ул гаиләсе белән хәзер бер кая да чыкмый. Өйләрендә ашарга калмаган, запас азык-төлекләре беткән. Билгеле, хәзер ярдәм сорар кешеләре дә юк.
 Украинада бүгенге көндә коронавирус белән чирләүчеләрнең саны 350дән артык, 9 кеше үлгән.

Автор : Каспранова Ләйсән

Чыганак: imag.one

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: Видеодан скриншот

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Italiyad-n-kaytip-yarti-avilni-koronavirus-bel-n-chirl-tk-n-193393/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X