erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кәчедән Вәлиәхмәтовлар гаиләсе икенче тапкыр йортсыз кала

Бүген, 29 ноябрь көнне, Кәче авылында гомер итүче 6 балалы Вәлиәхмәтовлар гаиләсенең йортлары янып бетте

Рәсми булмаган мәгълуматлар буенча, янгын йорттагы иске ут чыбыкларыннан чыккан. Нәтиҗәдә 9 кеше бернәрсәсез урамда кала. Берничә ел элек бу гаилә шундый ук бәхетсезлекне инде кичергән була. Үз йортлары янып беткәннән соң, әлеге йортта өр-яңадан яши башлыйлар. 

Бүген алар ярдәмгә мохтаҗ. Вәлиәхмәтовлар гаиләсендә 6 бала: 1 кыз һәм 5 малай. Иң кечкенә улларына 4 яшь.  Кәче мәктәбенең 5 сыйныфында кызлары, 2нче, 6нчы һәм 9нчы сыйныфларында уллары белем ала. Иң олы улларына 17 яшь. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Вәлиәхмәтовларның гаиләсенә киемнәр дә, азык-төлек тә, мәктәп кирәк-яраклары да, акча да кирәк. Кем ничек булдыра ала, ярдәм итәргә чакырабыз. 

89083496906 -  Галявиева Фаниса Фанисовна. (Сбербанк картасына беркетелгән) - Вәлиәхмәтовларның күршеләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X