erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Казанда яшәүче ир- атка суд алдында җавап тотарга туры киләчәк

Ялган документлар кулланган

 Таможня матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, Казанда яшәүче 50 яшьлек ир-ат Төркиягә законсыз рәвештә 60 миллион сумга якын акча җибәргән. 

Ул төрек фирмалары белән ялган килешүләр төзегән һәм үзенең эш бирүчеләре – Казан һәм Ульяновск компанияләре директорларының ялган электрон имзаларын куйган.  Килешүләрдә күрсәтелгән барлык очракларда да товар Россиягә кермәгән.

Хәзер ир-атка карата ялган документлар кулланып валюта операцияләре башкарган өчен дүрт җинаять эше кузгатылган.

«Хәзерге вакытта без законсыз валюта операцияләренең шартларын тикшерәбез, әлеге җинаятькә катнашы булган затларны билгелибез. Ир-атка беркая да китмәскә кушылды», - дип белдерде Татарстан таможнясының бүлек башлыгы Амиран Газаев.

Чыганак : "Татар информ"

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев