erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кәгазь «боткасы» бетәчәк

​Үткән атна азагында Премьер-министр Мишустин россиялеләр өчен мөһим булган бер күрсәтмә имзалады. Март башында Владимир Путин социаль ярдәм алуны гадиләштерергә әмер биргән иде бит. Бездә әлегә кадәр берәр пособие аласы булса, катлаулы бюрократик процедуралар узарга, белешмә җыеп тегендә-монда чабарга кирәк иде.

Өстәл арты хезмәткәрләре кайвакыт бөтенләй кирәк булмаган кәгазьләр китерүне дә таләп итәләр, китергән белешмәнең формасы дөрес түгел, тегесе ярамый, монысы ярамый дип, теңкәгә тиеп бетәләр иде. 1 июльдән башлап кабинеттан кабинетка кәгазь эзләп марафон чабулар тукталырга тиеш.

Пособие һәм түләүләр өчен кирәкле белешмәләрне дәүләт органнары үзара хәбәрләшеп җыярга мәҗбүр булачак. Ярдәмгә мохтаҗ кеше турында ниндидер мәгълүмат җитешми икән, бу мохтаҗның проблемасы түгел, ә чиновник кайгысы. Мәсьәләнең чишелеше бары тик шулай гына була ала. Дәүләт органнары бит безнең турыда без үзебез белгәнгә караганда да күбрәк белә хәзер. Электрон элемтә чаралары ярдәмендә ул мәгълүматны санаулы минут эчендә табарга була. Тиешле мәгълүматны Социаль иминиятләштерү фонды, Россиянең Пенсия фонды, Росреестр һәм Федераль салым хезмәте үзара хәбәрләшү һәм хезмәттәшлек нәтиҗәсендә алышырга тиеш. Финанс министры Антон Силуанов бу хакта: «Барысы да гади булырга тиеш. Башта онлайн режим мөрәҗәгать кабул ителә, шуннан соң салым оешмалары тиешле бар мәгълүматны җыя, шуның нигезендә социаль ярдәм оешмасы соңгы карарны чыгара», – диде.  Пособие алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы (госуслуги) аша мөрәҗәгать итү яисә күпфункцияле үзәкләргә гариза тапшыру җитә.

​Мишустин әлеге күрсәтмәне имзалап кына калмады, федераль бюджеттан социаль ярдәм өчен кирәкле акчаны төбәкләргә юнәлтү мәсьәләсен дә кайгыртты. 19 төбәккә өч яшьтән җиде яшькә кадәрле балаларга ярдәм күрсәтү өчен өстәмә рәвештә 12,5 миллиард сум акча озатылды. Бу элек бирелгән 105 миллиард сумга өстәлә. Нәтиҗәдә яңадан 890 мең балага акча бирү мәсьәләсе хәл ителә икән.

​Министрлар Кабинетында Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе дә каралды. Төзәтмәләркертелгәч, бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларындагы нигезсез аермалар бетәргә тиеш. Бу бигрәк тә табибларга түләүдәге аңлашылмаучылыкларны бетерер һәм бу өлкәдәге ризасызлыкка чик кую мөмкинлеге бирер дип уйланыла. Премьер-министр Хезмәт кодексына үзгәрешләрнең дә Президент Путин кушуы буенча кертелүен ассызыклады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

​Димәк, июль россиялеләр өчен күңелле үзгәрешләр белән башланачак. Социаль ярдәм оешмалары ишеге төбендәге чиратлар тарихта калачак.

Рәшит Фәтхрахманов

https://vatantat.ru/2020/06/26897/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X