Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Хәтере калган

    - Кибеттән хурланып чыктым, - дип шалтыраттылар безгә.

    - Сезнең бер язмагызны укыган идем, анда кибеттә кассирның бер әбинең пенсионер икәнен белмәгәне турында язылган иде. Укыгач, рәхәтләнеп көлдек. Билгеле, кассирның ташлама гына саласы килмәгән. Мин быел пенсиягә чыктым. Кибеттә әйбер алганда кассирдан миңа ташлама салдыгызмы, дип сорадым. Кассир әйе диде. Шунда әллә ничек күңелгә авыр булып китте. Мин үземне яшь күренәм дип йөри идем. Минем пенсионер икәнем йөземә чыккан икән инде....

    Реклама

    Кызым мине юата: кибетче  ташлама салдым дип ялганлаган сине. Син бит әле безнең кызлар кебек, ди.

    Бәлки шулайдыр да. Күңелне төшермәскә кирәк!

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: