erid:2VtzquqpS7d
Көн саен 1 миллиард югалтабыз
Арча яңалыклары

Көн саен 1 миллиард югалтабыз

Коронавирус эпидемиясе Русиягә шул суммага төшә.

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле, Кытай Халык Республикасы белән сәүдә әйләнеше кимү нәтиҗәсендә, Русия икътисады көн саен 1 миллиард сумлык югалту кичерә, дип белдерде РБК агентлыгына Русия финанс министры Антон Силуанов.

“Туризм, авиаэлемтә, ваклап сату сәүдәсе аеруча кыенлыкка тарыды”, - диде министр.

Эпидемия озакка сузылса, Русия икътисадына авырга туры киләчәк, әмма Кытайдагы хәлләр гомум күрсәткечләрнең сизелерлек түбәнәюенә китерә алмый.

Фото: pixabay.com.


Нет комментариев