erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус гаилә коруга да йогынты ясады

Илдә коронавирус таралуны булдырмау максатыннан, Татарстан хакимияте гаиләләрне теркәүне билгесез вакытка кадәр кичектерү хакында игълан итте.

Бу хакта республика Министрлар Кабинеты карарында телгә алына.

Документ нигезендә, Татарстанда “бала туу, кеше үлеме һәм аерым шартлар булмаганда, гражданлык хәле актларын теркәү туктатыла”, диелә.

РФ Гаилә кодексының 11 маддәсендә язылганча, “аерым шартларга” йөклелек, бала туу, гаилә коручыларның берсенә үлем куркынычы янау һәм башка очраклар керә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 1836 га җиткән. Бүген генә дә илебезнең  35 төбәгендә 302 яңа очрак теркәлгән. Бәхеткә, бу исемлектә Татарстан юк.

Илебезгә әлеге авыру үтеп кергәннән вакыттан алып, барлыгы 66 кеше дәваланган, 9 сы вафат булган.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/koronavirus-tuylarga-da-brde-tatarstanda-gail-koruny-tyydylar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X