erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус пандемиясе вакытында Татарстанда төзелеш күләмнәре арткан.

Коронавирус таралуның аяныч нәтиҗәләренә дә карамастан, республиканың төзелеш өлкәсендә кешеләрне күпләп эштән җибәрүгә юл куелмаган.

 

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус пандемиясе вакытында Татарстанда төзелеш күләмнәре арткан, бу исә кешеләрне күпләп эштән җибәрүгә юл куймаска мөмкинлек биргән.ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Андрей Кузьминга интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Хөкүмәт карары нәтиҗәсендә төзелеш комплексы эшләре тукталмаган тармаклар рәтенә кертелде. Төзүчеләр дә, төзелеш материаллары җитештерүчеләр дә эшен дәвам итте», - дип искәртте министр.

«Без үз эшчеләребез белән куелган бурычны үтәдек. 85 мең кеше – зур армия. Һәркем үзенең эш урынында калды», - дип өстәде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанда нинди төрдәге төзелешкә басым ясалачак, пандемия аркасында төзелеш материалларына бәяләр артканмы, республикада моннан 50 ел элек төзелгән кайсы заводны оптимальләштерәчәкләр – боларның барысы хакында да ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов белән иртәгә Sntat.ru сайтында чыгачак интервьюда укырга була. Әңгәмәнең видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube видеохостингындагы каналында танышырга мөмкин.

Тамашачылар әңгәмәнең телевизион вариантын «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X