erid:2VtzquqpS7d
Коронавирус йоктыручы тагын 43 кеше теркәлгән
Арча яңалыклары

Коронавирус йоктыручы тагын 43 кеше теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган.

Аларның  берсе генә инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«18 кеше хастаханәгә озатылган, калган 25 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (19 кеше) ачыкланган. Моннан тыш, Чаллыда, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында дүртәр кеше инфекция эләктергән.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 4001 очрагы теркәлгән, шуларның 2835е (шул исәптән 11 кеше – узган тәүлектә) терелгән. 1155 кеше дәвалануын дәвам итә.

 


коронавирус

Нет комментариев