Узган тәүлектә Татарстан буенча Коронавирус йоктыручы 49 яңа очрак теркәлгән.
Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
14 кеше хастаханәгә салынган, 35 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның 22 се Казаннан, 14е Чаллыдан. Шулай ук Әлмәт, Әтнә, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Норлат, Чирмешән районнарыннан да авыручылар бар. Соңгы тәүлекләрдә Арча районыннан авыручылар теркәлмәде.
Нет комментариев