Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Коронавирустан Татарстанда унберенче үлем очрагы теркәлде.

    Әлмәт шәһәре инфекцион госпиталендә дәваланган 1976 елгы авыру 3 июнь көнне Covid-19 вирусыннан үлеп китә.

    Ул дәваланырга 2 июнь көнне ике яклы упкә ялкынсынуы белән хастаханәгә урнаштырыла. Ясалма сулыш аппаратына тоташтырыла. Өстәвенә шикәр диабеты белән дә авырган була.

    Татарстан буенча соңгы тәүлектә авыручылар санына килгәндә, 54 яңа очрак теркәлгән. Терелүчеләр саны - 18.

    54 авыручының 16сы хастаханәләрдә, 38-е өй шартларында дәвалана. Иң күп авыру йоктыручылар Казан (19кеше) һәм Яр Чаллыда (10кеше).

    Реклама

    Шулай ук Яшел Үзәндә -4, Түбән Камада - 3, Әлмәт, Әтнәдә - 2шәр, Актаныш, Әлки, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба, Тукай, Чиремшән, Ютазыда 1әр очрак расланган. 

     

    Татар-информ

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: