erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Курса Почмакта авыл көне узды

20 июнь көнне Курса Почмак авылы гөрләтеп авыл көнен уздырды.

"Күңелем таҗы-Курса Почмагым!"
20 июнь көнне Курса Почмак авылы гөрләтеп авыл көнен уздырды.2021 ел-Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы.Бөек Тукаебызга -135 ел.Без төбебез -тамырыбыз белән туган телебезне саклап яшәүче халык.Туган телебезне мирас итеп балаларыбызга,оныкларыбызга тапшырабыз.Бүгенге авыл җыены да нәкь менә шул максатны күз алдында тотып үткәрелде. Ул киләчәктә милли авыл йоласы рәвешендә балаларыбызга мирас булып күчеп,бәйрәм көненә әверелер дип ышанып калабыз."Курсавыйның гыйлем учагыннан,мәгьрифәт алган безнең яклар",авылыбыздан чыккан шәһесебезнең,шагыйрәбезнең  шигьри юлларының асылына Сания апа Әхмәтҗанова бик хак сүзләр салган.Бу бәйрәмне үткәрү чыгым сорый.Чыгымны халык үзе күтәрде,баш батырга тәкәне Наил Валиуллин бүләк итте.Бәйрәм прологы Габдулла Тукайның "Пар ат" шигыренә куелган театраль тамаша белән башланып китте.Тыл ветераннарын ,ярты гасырдан артык бергә гомер иткән ныклы гаиләләребезне,авылда калган яшь гаилә,яңа туган балаларны бүләкләү бәйрәмебезнең иң күркәм өлеше иде.Милли көрәш,ат чабышыннан тышта 20 төрдә уеннар уйналып,җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.Сания апа Әхмәтҗанова сүзләренә,Альфред Якшимбетов көенә язылган "Күңел таҗым-Курса Почмагым"җыры беренче тапкыр халык хозурына тапшырылды.Шагыйрәбез Сания апа Әхмәтҗанова бәйрәмебезнең чакырулы иң зур кунагы иде.

Сөмбел Заһидуллина,Илнур Галиев,Инсаф Хәкимов,Рәсим Низамиев татар халкының җыр моңнарын югары дәрәҗәдә ,халык күңелендә мәхәббәт уятырлык итеп башкардылар.Алып баручы,юмор остасы,җырчы томада Алмаз Искандарович булды.Мәдәният хезмәткәрләре Фәсхиева Сәрия,Мотыйгуллина Вәсилә бу бәйрәмне оештыруда бөтен көчләрен куйдылар.Халыклар бердәмлеге елында авылыбызда яшәп,6 бала үстерүче Дилшат һәм Мохлие Мирзакасимовлар гаиләсенә дә авыл халкы исеменнән,дуслык җепләрен ныгытып  бүләкләр тапшырылды.Без , мәдәният хезмәткәрләре , ата -бабаларның гореф -гадәтләрен,данын буыннардан буыннарга ташырып,авылдашларыбыз белән бергәләп сакларга тиешбез   .

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Вәсилә Мотыйгуллина,

Курса Почмак авылы китапханәчесе  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X