Маска киюне видеокамералар тикшерә
Казан метросындагы видеокүзәтү камералары пассажирларның маска киюен, социаль дистанция үтәлешен тикшереп тора.
Казан метрополитенының "Җиңү проспекты" станциясендә ясалма интеллект нигезендәге Pandemic Vision яңа технологияле сынау режимында эшли башлады. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай итеп, бер көннең мәгълүматлары буенча, 98 процент пассажир битлектә булуы, 88 процентның социаль дистанция саклавы ачыкланган.
Моннан тыш, әлеге система рестораннарга һәм кибетләргә килүчеләр агымын анализларга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев