erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Медальгә лаек шәхесләр

2020 ел Татарстаныбыз һәм Арчабыз өчен тантаналы, зур вакыйгаларга бай ел

 

Шуларның иң мөһимнәре – ТАССР төзелүгә – 100 һәм Арча районы оешуга 90 ел. Районыбыз элек-электән бөек мәгърифәтчеләре, күренекле язучылары, танылган фән эшлеклеләре белән дан тотты. Әнә шул фидакарь, туган төбәк дип җан атып яшәүче шәхесләребезгә быел “ТАССР төзелүгә 100 ел” юбилей медальләре тапшырылды.

Узган атнада Арчаның 6нчы мәктәбендә узган әлеге матур чараның шаһите булырга насыйп итте. Биредә районыбыз үсешенә зур өлеш керткән мөхтәрәм ветераннар чакырылган иде. Аларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев котлады. Сәхнә түренә чакырып, медальләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. “Арча – тарихлы, исемле район. Сезнең кебек кешеләр белән горурланып яшибез”, – дип башлады ул үзенең чыгышын. Залда утыручы ветераннарга рәхмәт сүзләрен әйтте. Һәркайсына карата олы хөрмәтен, горурлык хисләрен белдереп, иң ихлас теләкләрен җиткерде.

Юбилей медальләре 18 кешегә тапшырылды. Наил Газиз улы Габдрахманов, Язилә Барый кызы Вәлиева, Шәфигулла Зәйнулла улы Гарипов, Сания Сибгатулла кызы Камалетдинова, Ринат Әлифхан улы Һидиятов, Рузалия Ибраһим кызы Насыйбуллина, Илшат Габдулла улы Гатин, Альмира Мидхәт кызы Гатауллина, Даниял Нәфыйк улы Низамиев, Раилә Динулла кызы Фәтхуллина, Илдар Хәкимулла улы Хәбибуллин, Фирая Нәкыйп кызы Гайнанова, Фатыйх  Хәмбәл улы Хәкимуллин, Ринат Мингалим улы Гәрәев, Фирая Гәрәй кызы Гайнанова, Мәсхут Зариф улы Гарифҗанов, Сирена Хаҗи кызы Сабирова, Рәфыйк Гатаулла улы Гатауллин – газиз туган ягыбыз өчен җан атып яшәүче хөрмәтле ветераннар. Тагын бер кат котлап, һәркайсыгыз алдында баш иябез.

Бүләкләнүчеләр арасында “күчтәнәч” белән килүчеләр дә бар иде. 40 ел хезмәт стажы булган, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, районыбызның данлы шәхесләре эшчәнлеген китап битләренә салучы Рузалия Насыйбуллинаның тагын бер китабы дөнья күргән. Яңа гына табадан төшкән хезмәтен бүләк итеп алып килгән иде. Әлеге китап 50 ел гомерен мәдәният үсешенә багышлаган Әминова Роза Фатыйх кызы хөрмәтенә язылган. Мондый шәхесләребез, һичшиксез, тарихка кереп калырга тиеш. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тантаналы чара концерт номерлары белән үрелеп барды. “Арча” вокаль ансамбле, Сөмбел Заһидуллина, Артур Хафизов, Зилә Мортазина, Расих Галимҗанов – үзләренең матур тавышлары, иҗади осталыклары белән күңелләрне ял иттерде.

Чараның бүләкләү өлешеннән соң, мәктәпнең мөгаллимнәре кунакларны бина буйлап экскурсиягә алып китте. Сыйныф бүлмәләре, ашханә, киң, якты коридорлар – һәркайсы соклану уятты аларда. Үткәнне искә алып, элеккеге мәктәп биналары белән чагыштырып, хезмәт юлларын сагынды алар...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X