erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мотоциклда бәрелеп яшь кызның гомере өзелгән

Татарстанда яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз Ульяновск өлкәсендә мотоциклда бәрелеп һәлак булган.

Фаҗига Саранск — Сурское — Ульяновск трассасының 206нчы чакрымында булган.

Татарстанда яшәүче 27 яшьлек хатын-кызның яңа гына сатып алган мотоциклында Ульяновскидан өенә кайтып барышы булган. Яңгырдан соң юеш юлга һәм кырыйдан искән көчле җилгә дә карамастан, хатын 100 км/сәг тизлек белән барган. Бер мизгелдә ул каршы як полосага чыга һәм 52 яшьлек ир-ат идарә иткән «Пежо Партнер» автомобиленә бәрелә. Бәрелүдән мотоциклга ут каба, ә кыз юл читенә оча. Алган имгәнүләреннән ул ашыгыч ярдәм килгәнче, урында ук вафат була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, һәлак булган хатын 9 ел дәвамында өч мотоцикл алмаштырган һәм бер тапкыр да юл йөрү кагыйдәләрен бозып җаваплылыкка тартылмаган булган. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X