erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Музей белән таныштылар

Бүген, 29 июль көнне, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы хезмәткәрләре музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар.

Районыбызның күренекле шәхесләренең тормыш юллары һәм иҗатлары турындагы экскурсияне игьтибар белән, кызыксынып тыңладылар. Аларны музей урнашкан бинаның тарихы, анда тикшерүче булып эшләгән Гомәр Бәшировның эшчәнлеге, язган әсәрләре, шәхси әйберләре бигрәк тә җәлеп итте. Әңгәмә вакытында алар үзләре дә актив катнаштылар, Мостафа Ногманның, Наил Касыймның, Сания Әхмәтҗанованың җырларын җырлап та күрсәттеләр. Музей белән танышкач кунаклар районыбызда күренекле язучылар, артистлар, фән эшлеклеләренең күп булуына соклануларын белдерделәр.  

       Бу оешманың Арча районындагы бүлеге җитәкчесе Әхмәт Хәкимҗанов музей белән даими элемтәдә тора һәм үзләренең эшчәнлеген яктырткан еллык календарьлар бүләк итә. Кунаклар бу календарьларны аеруча кызыксынып карадылар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                                                                   Шәфигулла Гарипов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X