erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Музейда... дәрес

Бу кызыклы!

Арчаның тарих-этнография музеенда сәяхәт итеп кенә калмыйлар, дәрес тә үткәрәләр. Бүген анда Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәпнең 11 А сыйныф укучылары дәрестән тыш чарада катнаштылар. Өстәлләр артына түгәрәкләнешеп утырып, Арча урамнары исемнәре тарихы проектын төзиләр. Дәресне тарих укытучысы Эльмира Ибраһимова алып бара. "Без музейда беренче тапкыр гына дәрес үткәрмибез, -- дип сөйләде Эльмира Равилевна. -- Балалар музейда эшләргә ярата. Монда бит икенче мохит". Балалар үзләре дә шулай ди. Бүген алар Габдулла Тукай, Федор Шаляпин, Мөхәммәт Мәһдиев, Валентин Ежков исемендәге урамнарның тарихына проектлар төзиләр, аннан тупланган материаллардан күргәзмә эшләячәкләр, мәгьлуматларны халыкка җиткерәчәкләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәсәлән, опера җырчысы Федор Шаляпин 1885--1886 елларда Арчада һөнәр училищесында укыган. Шуңа да Арчада аның исеме белән бер урамның аталуы очраклы түгел. Дәрес кызыклы бара. Берәүләр сөйли, икенчеләр тыңлап утыра. Аннан тыңлап утырганнар сөйләргә чыга. Уңышлар егетләргә һәм кызларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X