erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Педагогия көллияте коллективы бүләкләнде

“Абилимпикс” инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча Милли чемпионатның финалына Татарстан Республикасы командасын әзерләүгә керткән өлешләре өчен Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте коллективы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнде.

“Абилимпикс” инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча Милли чемпионатның финалына Татарстан Республикасы командасын әзерләүгә керткән өлешләре өчен Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте коллективы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Көллиятнең әлеге чемпионаттагы уңышлары турында газета битләребездә дә гел язып торабыз. Әле күптән түгел генә Иске Чүриле мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы, Арча кызы Гүзәл Вәлиеваның “Ыргак белән бәйләү” юнәлеше буенча алтын медаль алуы турында язган идек, узган ел шушы ук юнәлештә педагогия көллиятен тәмамлаган Ләйлә Гайнетдинова җиңү яулап кайткан иде. Бу әле без соңгы елларда газета битләрендә яктыртканнары гына, саный китсәң, җиңүчеләр бик күп.

“Без “Абилимпикс” хәрәкәтендә 2018 елдан бирле катнашабыз, – диде Арча педагогия көллияте директоры урынбасары Лилия Мусина. – Ул мөмкинлекләре чикле затлар арасында үткәрелә торган һөнәри чемпионат. Безнең көллият “Энә белән бәйләү” һәм “Ыргак белән бәйләү” юнәлешләре буенча республика мәйданчыгы булып тора. Быел безнең мәйданчыктан өч кеше Татарстан Республикасы командасы составында Милли чемпионатта катнашты. Алар ике алтын, бер бронза медаль яулады. Аларны әзерләгән көллиятебез укытучысы Фәридә Гайнетдинова Милли чемпионатта баш белгеч буларак катнашты. Көллият коллективының шундый югары бүләккә ия булуы – ул безнең 5 еллык эшчәнлеккә бирелгән зур бәя”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X