erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район алдынгылары бүләкләнде

Котлыйбыз

Агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гатиятов  Ренат Мансур улына, “Заря” агрофирмасы” ширкәте директоры Закирҗанов Рәдиф Мөбарәкҗан улына, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте тракторчы-машинисты Шәймуллин Марсель Шәрифулла улына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде.

Яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлеше, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру һәм оештыруда нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәррәмов Расул Ринат улы Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Республикасы сайлау системасын үстерүгә керткән өлеше өчен 943 номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе Таджибаева Венера Разумовна Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Районда кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсен үстерүгә керткән өлешләре, 2020 елда “Биржа мәйданчыгы” электрон сәүдә ресурсын актив файдаланганнары өчен шәхси эшмәкәр Гарипов Радик Рәшит улы, “Натураль продукт” ширкәте директоры Кәримов Марат Габделхәй улы, “Профтрейд сәүдә йорты” ширкәте директоры Нуруллин Фәннур Газинур улы, шәхси эшмәкәр Төхвәтуллина Диләрә Равил кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.    

             

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X