Реклама
12 июнь - Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме.
1992 елдан башлап һәр ел саен билгеләп үтелә. 12 июнь - РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн.
1998 елда Ельцин үзенең телевизион чыгышында бу көнне "Россия көне" бәйрәме дип атап йөртергә дигән тәкъдим ясый. Официаль рәвештә әлеге исем 2002 елдан кертелә.
Шуны да билгеләде үтәргә кирәк, нәкъ 12 июнь көнне 1991 елда Россия Президенты итеп Борис Ельцин сайлана.
Әлеге көндә Россия Президенты Кремльдә Дәүләт бүләкләре тапшыра.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз