erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россия югары уку йортларына кабул итү имтиханнарының вакытын күчерәчәкләр

Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белдергәнчә, югары уку йортларына абитуриентлар кабул итү августның икенче яртысына планлаштырылган.

Россиядә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе вакытына Бердәм дәүләт имтиханнарын күчерүгә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальковка сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Югары уку йортларына кабул итү имтиханнарының вакытын күчерәчәкбез. Чыгарылыш сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнарын ике-өч яки дүрт атнага соңрак тапшыруын күздә тотып, абитуриентларга мөмкинлек тудырачакбыз. Аннары, шул исәптән онлайн-технологияләр ярдәмендә дә, документлар кабул итүне оештырачакбыз», — диде Фальков «Россия-24» каналындагы «Диалог» программасында.

Ул искәртеп үткәнчә, югары уку йортларына абитуриентлар кабул итү августның икенче яртысына планлаштырылган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рособрнадзор мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарын 797 меңгә якын кеше тапшырырга ниятли, аларның 692 меңе — мәктәпне быел тәмамлаучылар.

Узган атнада мәгариф министры Сергей Кравцов, коронавирус инфекциясе таралу һәм мәктәп каникуллары озайтылуга бәйле рәвештә, Бердәм дәүләт һәм Төп дәүләт имтиханнарының вакыты 8 һәм 9 июньгә күчерелүе турында хәбәр итте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X