erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы үзе өчен иң кадерле урынны атады

Республика Президенты блогерлар белән очрашуда балачакка бәйле хатирәләре белән уртаклашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балачак белән бәйле күңелле хатирәләр уята торган республикадагы үзе өчен кадерле почмакны атады. «Татарстан тарихлары» проектында катнашучылар белән очрашуда ул шул хакта сөйләде. «Минем өчен иң якын урын – мин дөньяга аваз салган җир. Ул Балык Бистәсе районындагы Яңа Арыш авылы янында урнашкан. Анда елга бер тапкыр кайтырга тырышам. Хәзер анда умарталык, урман, йортлар юк. Мондый кадерле урыннарның күп булуы аңлашыла да. Шул исәптән, мин үскән урын – Саба районының Лесхоз бистәсе дә күңелемә якын. Әмма туганым белән икебез дөньяга аваз салган урмандагы урын барысыннан да кадерлерәк», - диде ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук очрашуда катнашучыларга «Татарстан тарихлары» проектын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде. «Бездә республикадагы иң матур урыннарны пропагандалый, алар турында социаль челтәрләр ярдәмендә сөйли торган шундый актив яшьләрнең булуы бик яхшы. Безнең республикабыз бик матур бит. Бездә искиткеч табигать, икътисад үсеш кичерә, әмма иң мөһиме – аның кешеләре», - дип искәртте ул. «Татарстан тарихлары» - республика буенча видеогид ул. Анда фикер лидерлары Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәләрендә республикадагы хәлләр турында сөйли.

Фото: tatarstan.ru

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: tatar-inform.tatar
 http://saby-rt.ru/news/novosti/rstm-minekhanov-tatarstandagy-ze-chen-i-kaderle-urynny-atady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X