Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сезне дә көлдерим әле

    Кичен дә, иртән мәктәпкә киткәнче рус теле дәфтәрен эзләдек.

    Юк, таба алмадык. Дәфтәре бар, ә эшләгән өй эше юк. Башта телдән, аннан язмача эшләде, югыйсә.

    Иртән еларга җитешеп мәктәпкә китте башлангычта укыган малай. 

    Мәктәпкә киткәч, башка дәфтәргә эшләдемикән әллә дип дәфтәрләрен карый башладым.

    Таптым! Татар теле дәфтәренә рус теленнән эшләп куйган!

    Реклама

    Берьюлы бияләе мәктәптә калган дигәч, бер әти кеше:

    - Безнеке сумкасыз да кайтты әле! - диде.

    Ә берәү:

    -Безнеке кар яугач, сапогиен мәктәптә калдырып, тапочкадан кайткан иде, - диде.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: