erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан Президенты Республика халкын Россия көне белән котлады.

Россия - төрле халыклар яши, төрле мәдәниятләр, төрле диннәр бергә үсә торган гаять үзенчәлекле ил, диелгән Президент котлавында.

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Россия көне белән котлады.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне иң әһәмиятле дәүләт бәйрәме — Россия көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

Дөнья күләмендә күп үзәклелекнең үсүе һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә киеренкелекнең артуы белән бәйле яңа тарихи шартларда Россия Федерациясе халыкара мәйданда үзенең позицияләре көчәюен раслады. Икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге үзгәрешләр, йогышлы коронавирус чире таралу белән бәйле кыенлыкларны уңышлы төстә җиңә бару, илебезнең көч-куәтен ныгыту Россия Федерациясенең абруен тагын да арттыра, горурлык хисебезнең һәм киләчәк көнгә ышанычыбызның нигезе булып тора.

Россия – төрле халыклар яши, төрле мәдәниятләр, төрле диннәр бергә үсә торган гаять үзенчәлекле ил ул. Әлеге эчке сәяси корылыш мәмләкәтебезнең куәте һәм конкурентлыкка сәләте үсүен тәэмин итә, мөстәкыйль сәясәт алып бару мөмкинлеге бирә. Ватаныбыз каһарман ул-кызларының фидакарьлеге, ныклы ихтыяры үрнәкләренә, җиңүләргә һәм казанышларга, бөек вакыйгаларга бай тарихына таяна.

Бөек Ватан сугышы чорында республикабыз халкы сугышчан һәм хезмәт батырлыгы белән шөһрәт казанды. Хәтер һәм дан елында без фронтовикларга, тыл ветераннарына, фашист лагерьларында тоткынлыкта җәфа чиккән, сабыйлык елларында сугыш афәтен кичергән, уртак җиңүгә үзеннән өлеш керткән һәркемгә олы ихтирамыбызны һәм ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел без Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итәбез, илебез тарихында аның гаять зур урын алып торуын билгеләп, республикабыз үсеш-алгарышының шанлы сәхифәләрен хәтеребездә яңартабыз. Казанышларыбызның нигезен күп буын татарстанлыларның тырыш хезмәте, федераль үзәкнең һәм илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинның ярдәме тәшкил итә. Хәзерге Татарстан — икътисад өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, гражданнарның яшәү шартларын яхшыртуга, куәтле Россия төзүгә юнәлтелгән эшләр алып барыла торган алдынгы төбәк.

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча бөтен Россия күләмендә тавыш бирү –кеше төп байлыгы һәм хәзинәсе дип танылган илебезнең социаль үсешенә яңа этәргеч бирәчәк.

Кадерле дуслар!

Сезгә иҗатта һәм хезмәттә зур уңышлар, исәнлек-саулык, рухи күтәренкелек, бәхет һәм иминлек телим. Россия көне котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X