Реклама
Арча районы Яңа Кенәр авылында кичә боз явып киткән.
Унбиш минутлап яугандыр. Башта боз яуды, аннан яңгыр койды. Түтәл араларына сулар җыелды инде. Суганнарны аударды. Чыпчык башы кадәр булгандыр, - ди авылга кунакка кайткан Гөлүзә Василова.
Биектау районында да шундый ук хәл. Анда да бакчаларга бераз зыян килгән. - Бездә 5-6 минут тирәсе яуды. Зурлыгы борчактан зуррак булгандыр. Печәннәр, суганнарны аударды инде. Болай тишелгән түбәләр, зур югалтулар булмады, - ди Татар Урматыннан Рамил Гыйльманов.
Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында исә гарасат кичә узган. Анда гарасат көчлерәк булган. -Теплицаны очыртып китмәсә ярый инде, дип борчылып тордык. Авылда берсенең гараж түбәсен каерып аткан, икенче берәүләрнең зур тупыл агачы авып, коймаларын сындырган. Башка зыян салмады үзе, Аллага шөкер, - диде әңгәмәдәшебез Зөлфия апа.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз