erid:2VtzquqpS7d
Татарстан ветераннар оешмасы Казанга яңа исем бирүне хуплады
Арча яңалыклары

Татарстан ветераннар оешмасы Казанга яңа исем бирүне хуплады

Казанга "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен бирү хупланды.

Иҗтимагый оешма Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшинга махсус хат җибәргән. Бу турыда "Татарстан ветераннар берлеге" республика иҗтимагый оешмасының комитет рәисе Әхәт Юлашев хәбәр итте. Казан ветераннарының Җиңүгә, оборона сәнәгатенең барлык тармаклырына зур өлеш кертүен исәпкә алып, шәһәргә әлеге исемне бирүне соравын әйтте ул. Балаларның бу эштә катнашуын җиткерде.

"Күбесе фронтны һәм тылны икмәк, ит һәм башка азык-төлек белән тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгында эшләде. Өйдә утыручылар фронт өчен оекбаш, яулык һәм башка әйберләр әзерләде,"- дип өстәде җәмәгать эшлеклесе.


Нет комментариев