Үз-үзеңне изоляцияләү режимы Россия территориясендә санитар-эпидемиологик вазгыять тотрыклы төс алганчыга кадәр гамәлдә булачак.
Татарстанда изоляция чорында ялгызың гына ауга һәм балыкка йөрергә рөхсәт итәчәкләр. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы Россия территориясендә санитар-эпидемиологик вазгыять тотрыклы төс алганчыга кадәр гамәлдә булачак. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.
«Үзең генә ауга йөрергә ярый, ә зур компанияләр белән рөхсәт ителми. Бу балыкчыларга да кагыла», - диде ул.
Ау сезоны ачылу турында карар әлегә чыкмаган. Сафин сүзләренчә, карарга 11 яки 18 апрельдә имза куелачак.
Татар-информ
Нет комментариев