erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Телевизор экранында “А” хәрефе күренә башлады. Бу нәрсәне аңлата?

14 октябрьдә Татарстанда аналоглы эфир тапшырулары күрсәтү туктатыла. Киләчәктә дә телевидение тапшыруларын өзлексез карау өчен санлы форматка тоташырга кирәк.

14 октябрьдә Татарстанда аналоглы эфир тапшырулары күрсәтү туктатыла. Киләчәктә дә телевидение тапшыруларын өзлексез карау өчен санлы форматка тоташырга кирәк.

Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре аналоглы сигналны махсус рәвештә “А” хәрефе белән билгеләде,  ул аналог версияле телеканаллар логотибы белән янәшә күрсәтелә. Бу телевизор караучылар сигналны кабул итү версиясен күрсен һәм аналоглы тапшырулар күрсәтү туктатылганчы, ягъни 14 октябрьгә кадәр, санлы телевидениегә күчсен өчен эшләнә.

Әгәр телевизор экраннарында почмакта телеканал логотибы белән янәшә “А” хәрефе чыга икән, димәк сез элеккеге аналоглы телевизор яки санлы сигнал кабул итү режимына көйләнмәгән яңа телевизор карыйсыз.

Инде бүген үк телевизорларның аналоглы тапшыруларны туктатуга әзерлеген тикшерергә кирәк. Әгәр телеканал логотиплары белән бергә “А” хәрефе чыга икән, санлы телевидениегә күчәргә өлгереп калырга кирәк, дигән сүз.

  •  Әгәр телевизор яңа һәм санлы стандартларны кабул итә, ә антенна дециметрлы икән, менюда 20 телеканалны автомат рәвештә көйләргә генә кирәк.
  •  Әгәр телевизор яңа, ә антенна иске, метрлы икән, аны дециметрлыга алыштырырга кирәк.
  •  Әгәр телевизор иске булса, өстәмә рәвештә санлы приставка алырга кирәк.

Телеканал логотиплары белән янәшә “А” хәрефе булмаса һәм телевизорыгыз 20 яки аннан артыграк канал күрсәтсә, сез инде санлы эфир телевидениесе карыйсыз яки кабельле яки спутниклы телевидение абоненты булып торасыз. Монда борчылырга урын юк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россиянең 64 төбәгендә  федераль каналларны аналоглы күрсәтү инде туктатылган иде. 14 октябрьдә аналоглы тапшырулар күрсәтү тагын 21 төбәктә туктатыла.

Көйләү һәм тоташтыруда ярдәм кирәк булса, 8-800-222-8-716 номеры буенча төбәк кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин. Операторлар махсус укытылган “санлы волонтер” чакырырга ярдәм итәчәк яки тулы консультация алу өчен техник белгечләр белән тоташтырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X