Быелгы "Тукай марафоны"на старт бирелде
Бүген районыбызда тагын бер зур вакыйга уза
Традицион рәвештә районыбызда Габдулла Тукай туган көнендә уздырылып килүче "Тукай марафоны" башланып китте.
Арчаның үзәк мәйданыннан йөгерүчеләр старт алды. Марафонны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.

Барлыгы 67 йөгерүче бүген Арча-Әзәк-Яңа Кырлай аралыгын йөгереп узачак. Мамадыш, Кукмара, Балтач, Саба, Әтнә, Арча, Казаннан килгән йөгерүчеләрнең һәркайсына уңышлар теләп калабыз.
Нәтиҗәләр белән сезне сайтта һәм газетабызның чәршәмбе (28.04) санында таныштырырбыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев