erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урам белән Яңа ел каршылыйлар

Яңа ел бәйрәмен ничек үткәрсәң, ел буе шулай дәвам итә, диләр. Шәһәрнең Исхаки урамында аны урам белән билгеләп үтәләр һәм ел дәвамында тату, дус яшиләр.

Яңа ел бәйрәмен ничек үткәрсәң, ел буе шулай дәвам итә, диләр. Шәһәрнең Исхаки урамында аны урам белән билгеләп үтәләр һәм ел дәвамында тату, дус яшиләр. Лилия һәм Ринат Фәйзрахмановлар курантлар 12не сукканнан соң урамда өстәл әзерләп, бөтен күршеләрне чакырып, бәйрәм үткәрәләр. Җыр, бию, күңел ачудан тыш, очрашу, аралашу да зур урын алып тора биредә. Эш мәшәкатьләре белән кайчак бер-береңне атналар, айлар буе күрмисең. Бу хакта безгә шушы урамда яшәүче Фәридә Фазылҗанова хәбәр итте. “Әлеге очрашу еллар дәвамында бара. Алдан ук каршыларында үсеп утырган чыршыларны бизәп куялар. Ул чыршы биек булып үсте инде. Быел кран чакыртып бизәтте. Ринатка ярдәмгә балалары да чыга. Күңел ачу салютлар белән тәмамлана. Безне шулай очраштырган өчен Фәйзрахмановларга бөтен күршеләр исеменнән рәхмәт белдерәсе килә”, – ди ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X