Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Волонтерлар хезмәт күрсәтә (+видео, +фото)

    Сораулар булса кайнар линиягә 3-13-37 телефонына шалтыратырга кирәк.

    Илдәге хәл һәркемгә мәгълүм. Районда да бу уңайдан тиешле чаралар күренә. Арчада халыкны кисәтеп, саклык чаралары күрүләрен сорап радио аша әйтеп торалар. Полиция машинасы урамнар буйлап кисәтеп йөри. Ходай саклаганны саклармын, дигән.

    Өлкәннәр аеруча игътибар үзәгендә. Аларны берничек тә ярдәмнән ташларга ярамый. Ялгыз яшәгәннәре бар, кайберләренә булышып торырга кирәк.

    Мәрхәмәтлек үзәгендә бу мәсьәләне уңай хәл иткәннәр. Волонтерлар (социаль хезмәткәрләр) азык-төлекне дә ялгызларның өйләренә илтеп бирә. Беркөн без дә волонтерларга иярдек. Өлкән яшьтәге бер апага азык-төлек алып кайтып бирделәр. Коммуна урамында яшәүче Мәврүрә апа Мөхәммәтҗанова иде ул. 1938 елгы. Дөньяның авырлыкларын башыннан кичергән кеше. Хәзер ялгызы яши.

    – Балалар урамга чыкма, дип кисәтеп торалар. Тик сөтем белән ипием бетте. Кибеткә барырга чыккан идем, полиция машинасы килеп чыкты. Полиция хезмәткәре мине кире борды. “Өегездән чыкмагыз. Ипи, сөтне алып кайтырга волонтерлар бар. Телефон номерлары газетада басылып чыкты”, – диде. Күршеләрдән телефон номерын сорап алдым. Рәхмәтләр яусын аларга, – диде Мәврүрә апа.

    Куркуыннан Мәврүрә апа капкасын ук эчтән бикләп куйган. Дөрес эшли. Кем булмас. Тик менә капканы ачканчы социаль хезмәткәр булуын раслаган документын сорарга гына онытты. Мәврүрә апа кирәкле продуктлар исемлеген, акча бирде. Социаль хезмәткәр, шул ук вакытта волонтер Фәния Сәлахова кибеткә барып аларны алып кайтты, чегын, артып калган акчасын тапшырды.

    – Дүртенче кешегә баруыбыз инде, – диде Фәния Сәлахова. – Иртәнге 8 сәгатьтән кичке 6 сәгатькә кадәр эшлибез. Шимбә, якшәмбе көннәрендә кизү торабыз. Волонтерлар ярдәме кирәк булса, кайнар линиягә 3-13-37 телефонына шалтыратырга кирәк. Аралашкан вакытта волонтер белән безгә мөрәҗәгать иткән кеше арасында метр ярым ара сакланырга тиеш. Алып кайткан әйбер кулдан кулга бирелми.

    – Бу хезмәт авылларда да оештырылганмы?

    – Әйе. Анда үзләрендәге социаль хезмәткәрләр эшли. Алар булмаса, авыл җирлегенә хәбәр итәбез. – Сезнең кулда берәр документ бармы? Мондый хәлдән файдаланып калырга уйлаучылар да табылырга мөмкин.

    Реклама

    – Кулда социаль хезмәткәр булуыбызны раслаган таныклык һәм белешмә бар. Ишекне ачар алдыннан башта шуларны сорарга кирәк, – диде Фәния Сәлахова.

    Халыкны социаль яклау бүлегенең гаилә һәм балалар бүлекчәсе социаль яктан имин булмаган, аз керемле, күп балалы, мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр белән тыгыз элемтәдә тора.

    – Аңлату эшләре алып барабыз. Волонтерлар һәрберсенә листовкалар тараталар. Көн саен иртә белән һәрберсенә шалтыратып, хәлләрен беләбез. Авырып торганнарына медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кушабыз. Паникага бирелмәскә чакырабыз, – диде бүлекчә җитәкчесе Нурсөя Дәүләтшина. – Сораулар булса кайнар линиягә 3-13-37 телефонына шалтыратырга кирәк.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: