erid:2VtzquqpS7d
                       ”Ястребы” хоккей командасының зур җиңүе
Арча яңалыклары

                       ”Ястребы” хоккей командасының зур җиңүе

 2009 нчы елгы яшүсмерләрдән торган «Ястребы» хоккей командасы җанатарларын янәдән шаккатырды.

 

22-24 ноябрь көннәрендә Арчаның Боз сараенда "Арча Арена” турниры узды. Ярышларда 6 команда: Пермьнең «Академия», Кирово-Чепецкиның “Олимпия», Ижевскның «Ижсталь»,Чаллының «Челны», Арчаның «Молния 2008» һәм «Ястребы»  катнашты.

Көч сынашуда "Ястребы" командасы яшүсмерләре үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен, бердәмлекләрен күрсәтеп, 1 урынга лаек булды. Команданың уенчыларына һәм тренер Артур Илдар улына һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын! 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев