erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында балык тотарга чыгарга ярамаячак

«Кече күләмле суднолар өчен навигация әле коронавирус белән бәйле вазгыять җайлашканчы ачылмаячак», — диде Юрий Венедиктов.

Коронавирус белән бәйле рәвештә, үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында кармак белән дә балык тотарга чыгарга ярамаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов кисәтте.

Аның сүзләренчә, елга акваторийлары контрольдә тотылачак. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында балык тотудан чикләнеп торырга киңәш ителә. Хәтта ялгызың гына да ярга кармак белән чыгарга кирәкми. МЧС, полиция хезмәткәрләре моны контрольдә тотачак.

«Кече күләмле суднолар өчен навигация әле коронавирус белән бәйле вазгыять җайлашканчы ачылмаячак. Ярдан да балык тотарга ярамый. Без мөстәкыйль генә түгел, полиция хезмәткәрләре, Росгвардия  белән рейдлар үткәрәбез. Коронавирус таралуны булдырмау буенча Татарстан һәм федераль оператив штаблары карарларына нигезләнеп, тиешле чараларын күрәчәкбез», — диде Юрий Венедиктов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул, шулай ук, патруль барышында беренче игътибарны сулыкларда балалар булуга бирәчәкләрен әйтте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X