erid:2VtzquqpS7d
Алмалы коймаклар пешерү ЫСУЛЫ
Файдалы киңәшләр

Алмалы коймаклар пешерү ЫСУЛЫ

Гөлфия Зәйнуллина рецепты

Кирәк: 1 данә алма, 150 мл кефир, 1 йомырка, 4 аш кашыгы он, 0,25 чәй кашыгы уксус белән сүндерелгән сода, 1 чеметем корица һәм тоз, 1 чәй кашыгы шикәр комы.

Әзерләү: савытка кефир, йомырка, тоз, шикәр комы, корицаны салып болгатырга. Аңа эре угычтан уылган алма өстәргә. Он һәм соданы салып болгатырга. Аннары кыздырылган майлы табада пешерергә. Табынга куертылган сөт яки бал белән бирергә.

Чыганак https://vatantat.ru/2022/09/93140/

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев