erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Бар нәрсәгә тереклек бирүче гап-гади яңгыр да чып-чын могҗиза түгелме?

Күпләр могҗизаны менә болайрак күзаллый: көтмәгәндә генә күктән алтын тәңкәләр ява. Яисә ашыйсың килгән саен, алдыңа тәмле сыйлар тулы табын җәелә...

Андый могҗизалар әкиятләрдә генә була, билгеле. Әмма шулай да фикерләшеп алыйк әле!

Күпләр хәтерлидер, 2010 елда җәй буе бер тамчы да яңгыр төшмәгән иде. Һәркөн 35-40 градус эсседә газапланган кешеләр, хайваннар, үсемлекләр өчен яңгыр тамчылары ул чакта алтын бөртекләреннән дә кыйммәтрәк иде! Шулай булгач, Аллаһы Тәгалә кодрәтеннән булган, бар нәрсәгә тереклек бирүче гап-гади яңгыр да чып-чын могҗиза түгелме?

Ашыйсы килгәндә кинәт кенә үзе алга килә торган сихри табынны "әкият" дибез инде. Ә тормыштагы чын табыннарыбызга куелган тәмле ашамлыклар: алма, чия, кавын-карбыз кебек җимешләр ничек барлыкка килә? Барысы да гап-гади туфрактан үсеп чыга бит! Бу могҗиза түгелме?

Фикерләүне дәвам итсәк: аяк астында үсә торган яшел үләннәр, чәчәкләр, тау астыннан бәреп чыккан салкын сулы чишмәләр, сайрар кошлар, күктәге ай һәм кояш, йолдызлар – барысы да могҗиза! Без гел күреп ияләнгән, шуңа күрә бер дә исебез китми торган могҗизалар!

Болар барысы да Аллаһы Тәгаләнең "Бул!" дигәненнән барлыкка килгәннәр. Шуңа да, аларга карап, Аны искә төшерергә – зикер итәргә, шундый могҗизаларны юктан бар иткән Аллаһның бөек кодрәт иясе булуын уйларга тиешбез.

Искә төшерү белән бергә, үзебезне дә юктан бар иткәне, яшәргә ризык һәм нигъмәтләр биргәне өчен, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итик.

Шөкер итүебез – догалар һәм намазлар уку, гыйбадәттә булу ул!

Нәсимә Садыйк

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/din/bar-narsaga-tereklek-biruce-gap-gadi-iangyr-da-cyp-cyn-mogiza-tugelme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев