erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бозлы яңгыр вакытында машина йөртүчене фаҗигагә китерә торган биш хата

Бозлы яңгыр вакытында машина йөртүче ясаган 5 хата фаҗигагә китерергә мөмкин.

Бу турыда «АиФ» Мәскәү таксистлар профсоюзы рәисе Николай Кодоловка сылтама белән яза.

Мондый чакта автомобиль юллары тайгак һәм бик куркыныч була. Шуңа күрә берничә гади кагыйдәне үтәргә кирәк.

Беренче хата – бозлы яңгыр вакытында җәйге резиналы машина белән юлга чыгу. Бу очракта юл өслеге белән тоташу бөтенләй булмый. Шуңа күрә машинаны парковкада калдырып, җәмәгать транспортында йөреп тору хәерле.

Бозлы яңгыр вакытында, кышкы резинасы булса да, тәҗрибәсез йөртүчеләргә дә юлга чыкмый тору хәерле. Мондый табигый катаклизм вакытында хәрәкәт итү өчен күнекмәләр һәм аеруча игътибарлы булу кирәк.

Икенче хата – тизлекне арттыру. Бозлы яңгыр вакытында максималь әкрен һәм сак йөрергә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өченче хата – дистанция сакламау. Юл тайгак, тормозлау юлы арта. Алдан бара торган машина тормозласа, бәрелү аермачык.

Дүртенче хата – кисәк маневрлар ясау. Бозлы яңгыр вакытында бер полосадан икенче полосага кисәк күчү катгый киңәш ителми, машина кырыйга тайгаклап китәргә мөмкин.

Бишенче хата – узып. Алдан акрын бара торган машиналарны узудан баш тартып тору, каршы як полосага чыгып куркыныч ясамау хәерле, ди белгеч.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев