erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бүген гаҗәеп көн

20 майга сынамышлар

20 майда күрәзәчегә бару, киләчәгеңне белергә тырышу хупланмый. Язмышны начар якка үзгәртергә мөмкин.
Тапочкаларыгызны салганда игътибарлы булыгыз, алар берсе өстенә берсе куелып, тәре рәвешендә калмасын. Бу тормышка күңелсезлекләр чакырып торырга мөмкин.

Күшегездән чиләк алып торган булсагыз, аны бүген буш килеш кайтармагыз! Бәхетегез кешегә китәр. Нидер салып бирегез, ә инде бик тә буш килеш кайтарасыгыз килә икән, башка көнгә калдырыгыз.

Бүген киенгәндә дә игътибарлы булыгыз, беренче сул җиңне кимәгез. Уң җиңне киюдән башласагыз, хәвеф-хәтәр урап узар.
Икмәк эчендә пычак калдырмагыз. Моны ачлыкка юраганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген өегездә үрмәкүч күрсәгез, үтермәгез! Яшәсен. Ул өйдәге бәхет һәм иминлек символы.
Ә менә 20 майда кинәт кенә өйдән тараканнар югалса, сак булыгыз. Бәла-каза килергә мөмкин, имеш.

20 майда өстәл өстенә утырган кешене фәкыйрьлек көтә! Ә тәрәзә төбенә утырасы килгән кеше шуны искә алсын — бу кеше ялгыз булачак.

Чыганак: https://bavly-tat.ru/news/synamyshlar/20-maiga-synamyslar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев