erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Черкиләргә кагылышлы сорауларга белгеч аңлатмасы

КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтының «Экологическая метагеномика» фәнни-тикшерү лабораториясенең фәнни хезмәткәре Азат Кадыйров черкиләргә кагылышлы аңлатма бирә.

1. Черкиләр нинди урыннарны яраталар? Озынборыннарның күп төрләре бар. Кешене тешләүчеләре чәрелдәвек озынборыннар (Culicidae) дип атала. Алар, йомырка салып, торгын суда, күлләрдә, канау һәм сазлыкларда үрчи. Йомыркаларын салудан башлап очып чыга башлаганга кадәр нибары 9-14 көн генә уза.

2. Ни өчен алар бер үк авылда бер елны бар, икенче елны юк? Бу популяция дулкыннары яки яшәү дулкыннары табигый популяцияләрдәге организмнар санының тирбәлеше аркасында була. Бу күренеш теләсә нинди үсемлек һәм хайван төрләрендә, шул исәптән озынборыннарда да күзәтелә. Алар сезонлы яки сезонсыз булырга мөмкин, төрле вакыт аралыгында кабатлана. Бу күренеш һава шартларына нык бәйле. Шартлар яхшы булса, бөҗәкләр яхшы үрчиләр. Әгәр дә, мәсәлән, озак вакыт бик эссе булса, озынборыннар дә азрак булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3. Ташландык йортлар, үләннәр булган авылларда черкиләр күбрәк була аламы? Әйткәнемчә, бу һава торышына бәйле. Һәм, әлбәттә, торгын су чыганаклары, хайваннар күп булган урыннарда да була.

4. Дачаларда дезинсекция уздыралар, авылларда моны эшләргә ярыймы? Авылда йорт тирәсенә дезинсекция ясарга мөмкин. Ләкин кайбер саклану чараларны үтәргә кирәк. Бу эшне умарта кортлары булган җирдә эшләргә ярамый. Шулай ук чәчәкле җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары булган бакчаларда да дезинсекция ясарга кирәкми. Нектар һәм серкә җыю вакытында аларны серкәләндерүче бөҗәкләрне юк итүегез мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/141596/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X