erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Чизкейк рецепты

Чәй янына бик тәмле десерт

Чизкейкның нигезен берничә төрле эшләргә була. Песочный камыр белән, "юбилейное" печеньесы белән.

Бу юлы мин нигезен медовый торттан калган "валчыклар" белән пешердем.

250 гр печеньены (минем очракта медовый торттан калган камыр) ваклап 30 мл сөт, 60-70 гр сыер мае кушып болгатабыз, hәм пешерәчәк формабызга салып, hава кермәслек итеп яхшылап тыгызлап куябыз.

500гр "Маскарпоне" сырына 150 гр шикәр комы (пудрасы), 15-20 гр кукуруз крахмалын кушып җиңелчә генә болгатабыз.

Шуңа 33-34%лы 100гр сливки кушып тагын болгатабыз. Тиз hәм озак болгатырга кирәк тугел! Юкса hава калу сәбәпле пешергәндә ярылачак.

Әзер массаны формага камыр өстенә агызабыз. 160 градуслы сурән мичтә 45 минут-1 сәгать тирәсе пешерәбез. Булмә температурасында суынгач холодильникка куябыз. Өстен hәркем узе теләгәнчә бизи ала, шулай гына калдырсагыз да була.

©Алисә Фәйзуллина 

Фото нейрочелтәр ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев