erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

ДОГА кылу тәртибе

Дога кылганда, Аллаһы ризалыгы өчен дип ният кылырга һәм күңелең белән Раббыңа юнәлергә кирәк

Дога кылу «Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин» дигән Аллаһы Тәгаләне мактау сүзләре белән башлана, аннары Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават укыла: «Аллаһүммә салли галә әәли Мүхәммәдин вә сәлләм», шуннан соң «Әстәгъфируллаһ» дип гөнаһларың өчен истигъфар кылына.

Әгәр мөһим теләк белән дога кылына икән, аны кылыр алдыннан тәһарәт алырга кирәк, теләгең бик тә мөһим булса, госел алу хәерле.

Дога кылган чагында кыйбла тарафына йөзең белән борылсаң хәерлерәк.

Кулларыңны, уч төпләрен өскә таба каратып, йөзең каршында тотарга кирәк. Сузылган уч төпләреңә тулган бөтен бәрәкәт йөзеңә дә тисен өчен, дога тәмам булганнан соң, кулларың белән йөзеңне сыйпап алырга кирәк. Аллаһының Расүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Хактыр ки, безнең Тере һәм Юмарт булган Раббыбыз колының ялварып күтәргән кулларын кире какмас», – дигән.

Дога кылган вакытта хөрмәтеңне күрсәтеп, тавышыңны күтәрмичә, теләгеңне әйтергә кирәк, күз карашын күккә таба юнәлтергә ярамый.

Дога тәмам булгач, нәкъ башлагандагы кебек Аллаһыны мактау сүзләрен әйтергә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават җиткерергә, ә аннары болай дип әйтергә кирәк: “Сүбхәәнә Раббикә Раббил гыйззәтти гаммәә йәсыйфүүнә вә сәләәмүн галәл мүрсәлиинә вәл-хәмдүлилләәһи Раббил гааләмиин”.
Мәгънәсе : («Барча кимчелектән пакь булган Раббың - өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән пакьтер. Вә барча пәйгамбәрләргә Аллаһының сәламе булсын! Вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһыга мактау булсын!»)” Әәмиин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев