erid:2VtzquqpS7d
Ифтарга пылау пешерәбез
Файдалы киңәшләр

Ифтарга пылау пешерәбез

Ит пешкән арада дөгене юып, тозлы суга салып тотам бер 15 минут тирәсе

Табага көнбагыш мае салып кыздырам да шунда 2 баш суганны саламлап турап салам, аны алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Шуның өстенә уртача 3 кишерне саламлап турап салдым, тоз салдым, кыздырдым, кара яндырып көйдерәсе түгел. 

Шуның өстенә саламлап эрерәк шакмаклап туралган итне, аны тиз генә газны көчәйтеп кыздырып алам да, кайнаган су, тоз салып томалап пешерәм, плов өчен тәмләткечләр салам.

Ит пешкән арада дөгене юып, тозлы суга салып тотам бер 15 минут тирәсе.

Ит пешкәч дөгене салам ит өстенә, таратам, шуның өстенә бер бармак иңлелеге кайнаган су салам, суны кашык өстеннән генә агызам. Газны көчәйтеп алам, кайнатып чыгарам, аннан кысып кына бер 10 минут утыра. 

Шунда башы белән бер, ике сарымсакны утыртып, батырып куям. Газымны сүндерәм дә, одеялга төреп куям, ипләп кенә болгатам. Ииии тәмлелеген белсәгез!

Мәрьям Миңнегулова рецепты

Чыганак: https://baltaci.ru/news/ash-su-blmse/iftarga-pylau-peserabez

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев